Сарманлыларга, чит илгә барганчы, кайтуны уйларга киңәш итәбез

Бу көннәрдәге вәзгыять бер куркытса, законнарны белмәү кыен хәлдә калдырырга мөмкин.

“Чит илләргә чыксаң, озак торма...”, — дип җырлыйлар бит. Ярый ла, синнән генә торса. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә ял итәргә киткән бер танышым февраль ахырыннан бирле әле дә булса туган якларына кайта алмый тилмерә. Гадәттәш тыш хәлләр аркасында, аларны башка илгә озатканнар. Көн дә якыннары белән күрешүне көтеп яши ул һәм, әлбәттә, ахыры хәерле булуын тели.

Кая гына юл тотсаң да, сәфәргә чыгар алдыннан, үз хокукларыңны яхшылап өйрәнү зыян итмәстер. Гаиләсе белән чит илгә ял итәргә барырга туристик юллама алган бер гражданин очарларына бер көн кала кыен хәлгә тарыган.

Бер ир, Казан-Мисыр-Казан маршруты буенча өч кешедән торган гаилә өчен сәяхәт оештыруга билгеле бер туристлык агентлыгы белән килешү төзегән. Очышка бер тәүлектән дә азрак вакыт кала, агентлык хезмәткәре броньланган һәм тулысынча түләнгән туристик юллама буенча килешенгән шартларда хезмәт күрсәтүдән баш тартулары турында хәбәр иткән. Моны чит илдән кире очкан вакытта балаларына ике яшь тулган булачагы, һәм аңа очкычта аерым урын булмаячагы белән аңлатканнар. Гаилә башлыгына үзенә — Мәскәү аша, ә хатыны белән баласына, техник хата буенча турны раслаган очракта, туры рейс белән очарга тәкъдим иткәннәр. Балигъ булмаган бала "турист-сабый" итеп күрсәтелгән була. Шулай итеп, ялга китәр алдыннан кыен хәлдә калган ир-ат өстәмә түләргә мәҗбүр булган.

Кулланучының суд процессы бер елдан артык дәвам итте. Ниһаять, карар кабул ителде, хәзер агентлыкның акчаларны түләүләрен көтәргә кала. Турны броньлаганда, балага ике яшь тулачагы турында билгеле булган. Турның бәясе бала өчен аерым урынны исәпкә алып килешенгән һәм түләнгән. Яңадан броньлау вакытында да бәя кабат исәпләнмәгән, өстәмә түләү кирәклеге турында бернинди хәбәр дә килмәгән. Зыян күрүче өстәмә мәҗбүри түләү, үзенә килгән мораль зыян, суд чыгымнарын түләүне таләп итә. Суд утырышына барысы да — туристлык агентлыгы, туроператор, дәгъва белдерүченең хатыны чакырылган. Турагент та, туроператор та гаепне бер-берсенә күчергәннәр. Ике як арасында “Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында”гы Федераль законның 132-ФЗ номерлы нормалары һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Россия Федерациясе Законы белән җайга салынучы хокукый мөнәсәбәтләр барлыкка килгән, — дип ачыклык кертте әлеге сорау буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлеге начальнигы Евгения Чернова.

Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 309 һәм 310 маддәләре нигезләмәләренә таянып, бурычлар — шартларга һәм закон яки башка хокукый актлар таләпләренә, ә мондый шартлар һәм таләпләр булмаганда — гадәт яки башка гадәти таләпләргә туры китерелеп тиешенчә үтәлергә тиеш. Россия Федерациясенең Гражданнар кодексында, законнарда яки башка хокукый актларда каралган очраклардан тыш, бурычны үтәүдән баш тарту һәм аның шартларын үзгәртү берьяклы шартларда рөхсәт ителми.

Нәтиҗәдә суд түбәндәге карарга килгән. Бу очракта туроператор гаебе расланган. Ул, бронь ясаганда, баланың яшен исәпкә алмаган, кире очканда, аңа аерым урын кирәклеге хакында алдан хәбәр итмәгән, турның бәясен санаганда, игътибарсызлык күрсәткән, ә бу, үз чиратында, тур сатып алучыга зыян салган. Шул ук вакытта булган вакыйгада турагентның да гаебе юк, чөнки туристларның шәхси мәгълүматлары язмасын, шул исәптән баланың туган көне хакында да, ул паспорт мәгълүматлары буенча тутырган.

Югарыда бәян ителгәннәргә нигезләнеп, суд дәгъвачы файдасына барлык төр чыгымнарны — мораль зыянны, кулланучы таләпләрен үз теләге белән канәгатьләндермәгән өчен штрафны, яклаучы хезмәте өчен түләү чыгымнарын каплау өчен туроператордан түләтү буенча карар чыгарган. Хәзер түләүләрне көтәргә генә кала.

Кулланучы хокукларын бозу очраклары булса, 8(8555) 36-63-76 телефон номеры аша сорауларга җаваплар алырга мөмкин. Бу хакта Дәүләт алкоголь инспекциясенең социаль челтәрләрендә һәм Вконтакте төркемендә дә аңлатмалар бар.

Альбина Сабирова