Түбән Камада «Түбән Кама Нефтехим»да булган янгыннан соң зыян күргән йортларны торгызу һәм түләүләрне башкарып бетерделәр. Бу хакта Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.
Һәлак булганнарның гаиләләре һәм зыян күрүчеләр тулы күләм компенсация алдылар.
«Сибур» компаниясе ярдәме белән шәһәрдә торак йортларда зыян күргән тәрәзәләр һәм балконнар да торгызылды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.