Аферистлар акча урлауда ясалма фәһемнән ешрак файдалана башлаган. Бу хакта «РИА Новости» Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгений Машаров мәгълүматларына таянып яза. Аның әйтүенчә, мошенникларның акча урлауга бәйле күп кенә гамәлләре ясалма фәһемгә корылган да инде.
Марашов билгеләп үткәнчә, кырыгалдарларның заманча технологияләр кулланып эш итүе өстәмә законнар таләп итә. Әйтик, Хөкүмәтнең теге яки бу очракка бәйле рәвештә банк яки кәрәзле элемтә операторына җаваплылык йөкләүне тәкъдим итүе, һичшиксез, хупланып, законга салынырга тиеш. Евгений Машаров билгеләп үткәнчә, гражданнарның Иҗтимагый палатага юлланган мөрәҗәгатьләре шуны күрсәтә: кайбер очракларда банкларга, шулай ук элемтә операторларына җаваплылык төшәргә мөмкин булса да, зыян күрүчеләргә үзенең мошенниклар йогынтысында эш иткәнлеген еш кына суд тәртибендә дәлилләргә туры килә.
Шул ук вакытта мошенниклар йогынтысында эш итүне дәлилләү фәкать кешенең җинаять эше буенча зыян күрүче булып торуын таныганда гына мөмкин. Аның басым ясап әйтүенчә, мошенниклыкка каршы көрәшү буенча дәүләт мәгълүмат системасын булдыру зыян күрүчеләрнең хокукларын саклауны гадиләштерәчәк.