Яңгыр яуса да, мәйданда кайткан кунаклар, килгән халык күп иде, дип хәбәр итә Түбән Чыршылы китапханәсе.
Яңгырлы көн булуга карамастан мәйдан тулы халык, кайткан кунаклар, туган- тумача, олысы, кечесе авыл бәйрәменә җыелган.
Авыл халкын, кайткан кунакларны Сабантуйлары белән авыл башлыгы Хайруллина Нурия, Кашефразов Радель, Хәким хәзрәт, Лениногорск шәһәренең "Ихлас" мәчетенән Хәлил хәзрәт, бәйрәмнең иганәчесе Газизов Айдар котладылар, матур теләкләр теләделәр.
Сабантуй сәхнәсендә җыр-биюләр туктап тормыйча, Лениногорскиның Мәдәният сараеның "Сәрвиназ" җыр ансамбле, авыл үзешчәннәре Ганиева Гүзәлия, Насибуллина Флёра, кунакка кайткан кечкенә җырчыларыбыз Галяутдинова Мәрьям, Хасаншина Диляра, Казан шәһәреннән кайткан кунагыбыз Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликов, авылдашыбыз гармунчысы Миннегулов Рәис халыкның күңелен күтәреп, берсеннән — берсе матур җырлары белән шатландырып тордылар.
Сабантуй мәйданында татарча көрәш, кул көрәше, гер күтәрү, капчык белан сугышу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, самоварга су ташу кебек уеннар, күмәк биюләр белән бергә аралашып барды.
Күңелле бәйрәмне барлык халык та ошаткандыр дип уйлыйбыз, – дип яза китапханәдән Рәйсә Сафина.
фотолар: китапханәдән