Татарстанда 29 майда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында ТР Рәисе Кубогының II этабы башлана.
ТРдагы «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сүзләренчә, быел катнашучылар санын арттыру: күбрәк районнарны һәм спортчыларны җәлеп итү планлаштырыла.
Спорт – ветераннарны реабилитацияләүнең иң кирәкле юнәлешләренең берсе: узган елда алар 23 ярышта катнашкан, ә быел инде 14ендә катнашканнар.
Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен адаптив спортны үстерү, ветераннарны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны реабилитацияләү һәм социаль адаптацияләү – «Россия спорты» дәүләт программасының мөһим юнәлеше.